+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2019, 11:40

“Бала акчасы” 3 яшькәчә түләнәчәк. Аның күләме дә артачак

Дәүләт Думасы «Балалы гаиләләргә ай саен түләнелә торган пособиеләр турында”гы федераль законга өченче укуда төзәтмәләр кабул итте. Хәзер беренче һәм икенче бала өчен бу айлык пособиене алучылар саны артты.

Төзәтмәләргә ярашлы, беренче яисә икенче бала туганда (уллыкка алганда) түләнә торган пособие төбәк яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан 2 тапкырга артып, җан башына тигән уртача керем күләме үзгәргән. Пособиегә хокуклы балаларның яшь күрсәткече дә арткан. Элек пособие 1,5 яшькә кадәр генә түләнсә, хәзер 3 яшькәчә балаларга түләнеләчәк.

Балалар пособиеләрен арттыру турындагы законны гамәлгә ашыру өчен чыгымнар 2020 елда 74,9 млрд сум тәшкил итәчәк, моңа федераль бюджеттан өстәмә 16,5 миллиард сум акча бүленәчәк.

Хәтерегездә булса, 50 сумлык балалар пособиесен арттырырга кирәклеге хакында Русия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев 18 июнь көнне әйткән иде. Соңрак Владимир Путин туры линиядә 3 яшькәчә балаларга тәгаенләнгән пособиеләр күләме 10-11 мең сум тәшкил итәчәк дип вәгъдә бирде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: