+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2019, 10:37

Ординатура 5 ел булачак?

Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы пластик хирурглар өчен ординатурада белем бирү вакытын биш елга кадәр арттырырга исәпли.

Министрлык тарафыннан эшләнгән “Пластик хирургия” федераль белем бирү стандарты проекты киләчәктә ординатурада гадәттәгечә ике ел урынына биш ел укытуны күзаллый. Ул шулай ук дисциплиналар предметлары буенча киңәйтелгән блокларны да үз эченә алачак. Әзерлек ике дәрәҗәдә үткәрелә: беренчесе – ике ел дәвамында, икенчесе –өч ел дәвамында уку.

Әгәр стандарт ел ахырына кадәр расланып өлгерсә, 2020 елдан алып булачак белгечләр халыкара стандартларга җавап биргән тиешле уку срогын укыячаклар”,- диләр РФ Сәламәтлек министрлыгында.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: