+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2019, 10:26

“Сез яхшы эшләгәнсез!”

Ил Президенты Владимир Путин республиканың беренче яртыеллыктагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә югары бәя бирде.

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде, анда төбәктәге социаль-икътисади хәл тикшерелде. Республика җитәкчесе дәүләт башлыгына төбәк үсешенә бәйле төп күрсәткечләр турында җиткерде. Сәнәгать җитештерүе индексы 104,5 процент дәрәҗәсендә, төзелеш комплексында үсеш, узган елдагы белән чагыштырганда, 9 процент. Радий Хәбиров билгеләвенчә, авыл хуҗалыгында үткән еллар артык уңышлы булмады, моның объектив сәбәпләре бар. Быел исә бу тармакта да хәл уңай якка үзгәреш кичерә.
– Без беренче яртыеллыкта 100 процент күрсәткеченә чыктык, белүегезчә, республика авыл хуҗалыгының куәте бик зур, һәм инвесторлар хәзер күп килә. Сәнәгать җитештерүе индексы да арта. Бездә предприятиеләр, урта һәм эре предприятиеләр саны керем һәм чыгымнар аермасы буенча артканнан-арта – 144 процент. Бу реаль һәм номиналь хезмәт хакы артуга китерә, ягъни без “ак хезмәт хакы”на чыгабыз, һәм беренче яртыеллыкта республикада хезмәт хакы 35 400 сум булды, — диде Радий Хәбиров Русия Президенты белән әңгәмәдә.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстан икътисады тотрыклы эшли.
– Без төп капиталга инвестицияләр салуда 113,6 процент күрсәткеченә чыктык. Шуңа күрә бездә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны да артты. Узган елда бездә бу күрсәткеч – 92, 2017 елда – 90, ә 2016 елда 102 процентка якын иде. Без бу юнәлештә шактый актив эшлибез. Безнең өчен хәзер, гомумән, иң мөһиме –инвестицияләр җәлеп итү, — диде Радий Хәбиров.
– Бу – бик яхшы күрсәткеч, сез яхшы эшләгәнсез! – диде, үз чиратында, моңа бәйле ил Президенты.
Радий Хәбиров хәзер республикага чит ил инвесторлары да килүен әйтте, аерым алганда, Франциянең “Savencia” компаниясе республикада йомшак сырлар җитештерү буенча предприятие төзи башлады. Башка инвесторларга да ярдәм итүнең барлык чаралары да тормышка ашырыла.
Радий Хәбиров эшлекле очрашу вакытында Владимир Путинга Башкортстанның тагын өч шәһәренә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы бирү мәсьәләсендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
– Бездә хәзер биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе бар һәм резидентларны тулыландыру өстендә эшлибез. Бу юнәлештә эшебезне ил Хөкүмәте хуплады, сентябрьдә документлар тапшырабыз, — диде Радий Хәбиров.
Сишәмбе көнне Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров ил Президенты Владимир Путин белән очрашу нәтиҗәләре буенча министрлык һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде.
– Алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итүебез үзебезгә бәйле. Шуңа күрә бу юнәлешләрне күтәреп алырга һәм алар белән шөгыльләнергә кирәк. Яткан таш астына су акмый. Шуңа күрә барлык йөкләмәләрне дә җентекләп гамәлгә ашырырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: