+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2019, 10:57

Владимир Путин Забайкалье крае җитәкчесе белән очрашты

29 август Русия Президенты Владимир Путин Забайкалье крае губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Осипов белән очрашты.

Анда сүз янгын нәтиҗәләрен бетерү һәм төбәкнең социаль-икътисади планнары турында барды. 19-21 апрель барган зур янгын нәтиҗәсендә 900 кеше зыян күргән иде. Губернатор вазыйфасын башкаручы бүгенге көндә зыян күрүчеләргә социаль түләүләр алуы, тораксыз калган 120 гаиләнең 85е йортлы булуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 33 гаиләгә фатир төзелеп бетеп килә. Күперләр, су чистарту корылмалары, китапханәләр тергезелә. “Иң авыр мәсьәләләрнең берсе авыл хуҗалыгын тергезү. Янгында көтү йөртелгән 120 урын зыян күрде. Аларны суыкларга чаклы тергезәсе иде”, – диде Забайкалье крае губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Осипов. Сөйләшүдә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, эш урыннары булдыру,эшсезлек белән көрәшү кебек мәсьәләләр тикшерелде.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: