+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 сентябрь 2019, 10:40

Русия Президенты халыкның керемен үстермәкче

Русия Президенты Владимир Путин халыкның реаль керемнәрен үстерү бурычын куйды.

Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уздырды. Анда Президент хакимияте Башлыгы Антон Вайно, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары – финанс министры Антон Силуанов, икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина катнашты. Киңәшмәдә Русия Президенты Владимир Путин беренче яртыеллыкта тулаем эчке продукция күләменең 2,6 процентка, шул исәптән эшкәртү тармагында 2 процентка үсүен билгеләде. Инфляциянең 4,5 процент тәшкил итүен атады. Шулай булуга карамастан, кешеләрнең реаль керемнәренең бик аз үсүен ассызыклап, аны үстерү бурычын куйды.


#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: