+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 сентябрь 2019, 10:32

Уфада социаль эшкуарларны укытачаклар

Башкортстан Республикасының социаль тармакны инновацияләү үзәге “Уфанат” белән берлектә “Социаль проектлар акселераторы” исемле программа буена укытулар башлый.

Моңа кадәр алты тапкыр андый укулар оештырылган иде. Курсларның төп темасы – социаль эшкуарлыкка укыту. Социаль эшкуарлык кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, инвалидлар, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтүгә йөз тота. Укуларда төп тема IT технологияләрен кертү мәсьәләләре булачак. Бу кусларда түбәндәге белгечләр дәрес бирәчәк:

маркетологлар;

PR һәм SMM белгечләре;

бизнес-планлаштыру экспертлары һәм экономистлары;

юристлар.

“Акселератор” программасына түбәндәге тармак проектлары буенча укучылар кабул ителә:

социаль яклаучысыз кешеләрне эш белән тәэмин итү;

мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү;

балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгыту;

социаль ярдәм күрсәтү;

сәламәтлек саклау;

мәдәният (музей, театр, музыка мәктәпләре, иҗат остаханәләре һәм арт-кафелар).

“Социаль проектлар акселераторы” курсларына сайлап алулар 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр узачак.



#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: