+19 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 12:11

Онкодиспансерга яңа корамал кайткан

Республика онкология диспансерында ERBE VIO 300 D заманча электрохирургия блогында операция ясадылар. Ул тәннең шеш алды катламнарын һәм беренче стадиядәге яман шешне тиз һәм кансыз алып ташларга мөмкинлек бирә. Бу аппарат «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Башкортстан республикасында онкологик авыруларга каршы көрәш» төбәк проекты кысаларында алынган.

“Аппарат бер педальдән кисү һәм коагуляция процессларына берьюлы идарә итү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, тән тукымасын кискәндә кан чыкмый. Бу блок өчен аргон-плазма коагуляция модуленә дә заказ бирдек. Аны үңәчтәге, бугаздагы шеш стенозларын реканализацияләгәндә, ашказаны-эчәклек тракты канаганда кулланып булачак. Бу аппарат белән шулай ук трахея, бронхлардагы папилломаларны, бугаздагы шешләрне, беренче стадиядәге яман шешләрне дәвалап булачак, – диде Республика онкология диспансерының эндоскопичя бүлеге мөдире Юлия Камалетдинова.

Яман шешене вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен республкага иң заманча корамаллар – компьютер резонанс томографлары, ПЭТ КТлар алыначак.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас в