+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 12:26

Сбербанк ярдәм итәргә тиеш!

РФ Президенты Владимир Путин Иркутск өлкәсендәге ташкыннан каза күргән халыкның бурычларын реструктуризацияләү буенча үтенечләрен кире какканы өчен Сбербанкны тәнкыйтьләде.

Тулун шәһәрендәге киңәшмә вакытында дәүләт башлыгы: “Сбербанк гражданнар үтенечләрен бик исәпкә алмый”, - дип билгеләде. Вице-премьер Мутко исә бу сорау өйрәнеләчәк дип ассызыклады. “Алар белән күрешербез, сөйләшербез – бурычларны реструктуризацияләү хакында да, кредитлар каникуллары хакында да, бәлки, кайсыбер очракта карарлар шәхсән дә кабул ителер. Бәлки, аерым ярдәм дә күрсәтербез”, - диде Мутко.

“Шундый катлаулы тормыш хәлләренә очраган кешеләргә ярдәм итүдән баш тартулары бик начар. Ил буенча рекордлы керемгә ия булган банк өчен бу бөтенләй җитди булмаган сорау. Сбербанк булдыра ала һәм моны эшләргә бурычлы”, - диде Владимир Путин. Мутко исә: “Герман Оскарович (Греф. – Авт.) килгәч, бу темага сөйләшәчәкбез, иртәгә ул монда булачак”, - дип җаваплый дәүләт башлыгына.

Хәтерегездәдер, Иркутск өлкәсендәге су ташулар июнь ахырында башланды, озайлы яңгырлардан соң елгалар ярларыннан чыкты. 25 кеше гомере өзелде, 6 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. 17,4 шәхси йорт су астында калган, шуларның 1,3 меңен су агызып алып киткән, 5 меңнән артык йорт-кураны сүтәчәкләр.

#ВладимирПутин
Читайте нас: