+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 сентябрь 2019, 09:57

Уфага балалар хирурглары килде

Русия балалар хирургларының бишенче форумына һәм беренче Русия-Кытай конгрессына илебез төбәкләреннән, шулай ук Кытайдан, АКШтан, Германиядән һәм Израильдән Уфага 400 делегат килде. Чаралар 3-5 сентябрьдә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Республика балалар клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш нейрохирургы Айрат Тимершин, Уфада мондый зур халыкара форумнарны өчен үткәрү өчен барлык шартлар да бар, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанда балалар хирургиясе яхшы үсеш алган һәм илдә алдынгылар сафында бара.

- Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш хирургы Аетбай Гомәров күп еллар буе балалар хирургиясе буенча зур эш алып бара. Нәтиҗәдә, республиканың балалар хирургиясе, яңа туган сабыйдан башлап, авыруларны дәвалау белән уңышлы шөгыльләнә, - дип белдерде Айрат Тимершин.

Чара кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, осталык дәресләре һәм пленар утырыш узачак.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#национальныепроектыБашкортостан;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#ВладимирПутин


Римма Шамуратова хәзерләде.I
Читайте нас: