+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
4 Сентября 2019, 04:49

Владимир Путин Монголия башлыгы белән күреште

Очрашу барышында алар хәрби-техник хезмәттәшлек турында фикер алышты. Әйтергә кирәк, бу өлкә уңышлы үсә һәм төбәктә хәвефсезлекне тәэмин итүдә мөһим фактор булып тора.

- Әлбәттә, без илләребез арасында оборона, хәрби-техник һәм террорчылыкка каршы хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләп сөйләштек. Бу өлкәдәге хезмәттәшлек Азиядә хәвефсезлекне тәэмин итүнең мөһим факторы дип саныйбыз , - диде Владимир Путин.

Шулай ук, очрашуда ике ил арасындагы транспорт, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм банк өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.

#ВладимирПутин
Читайте нас