+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 сентябрь 2019, 10:09

Владимир Путин “Московский тракт”ка миллионнарын алыша

Иркутск өлкәсендә су басу фаҗигасе июнь аенда булган иде. Анда 25 кеше үлде, 6 кеше хәбәрсез югалды. Барлыгы 17,3 мең йортны, 49 урында юлларны су басты, 22 күпер зыян күрде.

Русия Президенты Влдимир Путин Иркутск өлкәсендә су басуда зыян күрүче һәм аларга ярдәм кулы сузучылар белән очрашты. Очрашуга кадәр ул су баскан Тулун шәһәре җәмәгатьчелеге белән очрашып, төбәктә игълан ителгән гадәттән тыш хәл зыян күрүчеләр торак белән тәэмин ителеп беткәнче дәвам итәчәген ышандырды. Очрашуда “Московский тракт” исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе гадәттән тыш хәлне бетерүдә катнашкан өчен һаман да булса хезмәт хаклары бирмәүләрен белдерде. Ул 60тан артык техника эшләвен, бурычның 30 миллион сумнан артуын сөйләде. Владимир Путин мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.

Әлеге вакытта аерым төбәкләрдә йортлар һаман су астында утыра. Очрашуда аларда яшәүчеләрне су басмый торган урыннарда йорт төзү өчен җир бүлү, ярдәм итү кебек мәсьәләр дә тикшерелде. Чарада катнашучылар вакытында ярдәм оештырылуы өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерделәр. Владимир Путин гадәттән тыш хәлдә халыкны коткаруда катнашкан кайбер кешеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында балалар да бар.

Иркутск өлкәсендә су басу фаҗигасе июнь аенда булган иде. Анда 25 кеше үлде, 6 кеше хәбәрсез югалды. Барлыгы 17,3 мең йортны, 49 урында юлларны су басты, 22 күпер зыян күрде


#ВладимирПутин


Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: