+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 сентябрь 2019, 09:42

Дедово икенче яшьлеген кичерә!

Авылның берничә урамы “зәңгәр ягулык”ка тоташтырылды Дөресен әйтергә кирәк, Дедово авылы халкы бу мөһим вакыйганы күптән көтте. Әле берничә ел элек үк, күрше-тирә торак пунктларына газ кергәннән соң, алар бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүне сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән иде. Һәм менә ул көн килде. “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” республика программасы кысаларында агымдагы елның җәендә Дедово авылының Ялан, Мәктәп һәм Үзәк урамнарында яшәүчеләр йортларында “зәңгәр ягулык” кабынды.

Эшләр исә узган елда ук башланды. Тәүдә “Мастер плюс” җәмгыяте барлык тиешле проект документларын эшләде. Арытаба Федоровка районы хакимияте подряд оешмасы – Салават шә­һәрендәге “Газпром газораспределение” җәмгыяте белән килешү төзеде. Шул рәвешле агымдагы елның апрелендә газүткәргеч салу буенча эшләр башланды. Әйтергә кирәк, газчылар барлык эшләрне дә кыска вакытта һәм бик сыйфатлы итеп башкарды. Июль аенда ук алар 2144 метр аралыкта газүткәргеч салу эшен тәмамлады. Йортларына газ кертергә беренче заявкаларны 28 абонент бирде. Бүгенге көнгә аларның 14енең йорты газга тоташтырылды да инде. Чираттагы башка йортларга да “зәңгәр ягулык” шушы көннәрдә кертеләчәк.

Ә инде өйләренә газ кергән кешеләрнең шатлыгы эченә сыймый.

– Хәзер тәүлек әйлә­нәсенә йортларыбыз май кебек җылы булачак. Өстәвенә, өйне җылыту өчен киткән чыгымнарыбыз да бермәбер кими, көненә ике тапкыр мичкә ягасы да юк. Шундый программаны гамәлгә ашыручы республика җитәкчелегенә, мәсьә­ләне җитди игътибарга алып, зур ярдәм кулы сузган район һәм урындагы ха­кимиятләргә рәхмәтебез чиксез, – диләр бу уңайдан Буркиннар, Насыйровлар һәм Нукиннар гаиләләре.

Газ кергәннән соң хозур табигать кочагында сыенып утырган авылда тормыш тагын да җанланыр, дигән ышанычталар район ха­кимиятендә. Ә кинәнеп яшәү һәм эшләү, дөнья көтү өчен Дедовода барлык уңай­лыклар да бар: почта бүлекчәсе дә, мәктәп тә, медпункт та, кибет тә, тигез юллар да. Хәзер исә бу уңайлыкларга “зәңгәр ягулык” та өстәлде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#национальныепроектыБашкортостан;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#ВладимирПутин


Кинкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: