+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Сентября 2019, 04:36

Владимир Путин Нарендра Моди белән очрашты

Һиндстан Премьер-министры Русиягә Көнчыгыш икътисади форумда катнашу өчен килде.

Ил башлыгы Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән Ерак көнчыгыш федераль университеты территориясендәге Урыс утравы причалында очрашты. Биредә Көнчыгыш икътисад форумы үтә.

Арытаба алар “Звезда” суднолар төзү комплексында булдылар. Русия Президенты һәм Һиндстан Премьер-министры оешманы модернизацияләү барышы, корабларны ремонтлау өчен тәгаенләнгән төзелеш, суднолар макетлары белән таныштылар.


#ВладимирПутин


Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас