+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 сентябрь 2019, 09:47

Башкортстанны шерифлар басты

Бизнес-шериф атамасы Радий Хәбиров башлангычы белән кертелде.

“Торатау” Конгресс-холлында “Минем бизнесым” исемле үзәк ачылды. Аны ачу чарасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. “Минем бизнесым” үзәге белән Башкортстан Републикасының эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова таныштырды. Аның сүзләренчә, бу үзәккә эшкуарларга кирәкле бар хезмәтләр дә тупланган. Шушында ук төзелешкә рөхсәт һәм кредит алу, проектлау, ут, су, газга тоташтыру һәм башка проблемаларны хәл итәргә мөмкин булачак. Яшь эшкуарлар өчен төрле консультацияләр, семинарлар оештыру каралган. Радий Хәбиров эшкуарлар һәм бизнес-шефлар белән очрашуда мондый үзәкләр эшкуарлыкны үстерүгә булышлык итәр дигән өмет белдерде. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин мондый үзәкләрнең Сибай, Салават һәм Нефтекама шәһәрләрендә дә ачылачагын белдерде.

Бизнес-шериф атамасы Радий Хәбиров башлангычы белән кертелде. Әлеге “шериф”лар район һәм шәһәр хакимиятләренең эшкуарлык буенча урынбасарларыннан гыйбарәт.

Эшкуарлыкка ярдәм Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырылган дәүләт проектлары кысасында күрсәтелә. Әлеге үзәкне ачу да нәкъ шушы юлдагы мөһим эшләрнең берсе булып тора.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: