+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 сентябрь 2019, 09:41

Русия Президентына төрле ил җитәкчеләре чират тора

Владивостокның Көнчыгыш федераль университетында узган икътисади форум барышында Русия Президенты берничә ил җитәкчеләре белән очрашты. Атап әйккәндә, Япония, Малайзия һәм Һиндстан илләренең башлары белән төрле мәсьәләләрдә сөйләшүләр уздырды.

Һиндстан Премьер-министры Наренндра Моди белән илбашлары

“Звезда” суднолар төзү комплексында “Ураган” катерын карадылар, комплекстагы эшчәнлек белән таныштылар, аннан соң “Ураган”га утырып сәяхәт кылдылар. Соңрак ике ил җитәкчеләре арасында уртак документлар кабул ителде.

Малайзия Премьер-министры Махатхир Мохамад белән очрашуда ике яклы сәүдә-икътисади мәсьәләләр тикшерелде.

Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда ике яклы килешүләрне тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

#ВладимирПутин
Читайте нас: