Ил башлыгы Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумында сөйләвенчә, ул АКШ Президенты Дональд Трампка безнең гипертизлекле коралны сатып алырга тәкъдим иткән.
Исегезгә төшерәбез: андый корал башка бер илдә дә юк.
Менә нәрсә сөйләгән Владимир Владимирович:
- Я Дональду сказал: «Хочешь, мы тебе продадим?» И таким образом сразу всё уравновесим. Они, правда, говорят, что они сами скоро произведут. Ну, наверное, скоро произведут. Но зачем деньги тратить, когда мы уже потратили, можем с них что-то получить не в ущерб нашей безопасности.
Ә АКШтан нәрсә дип җаваплаганнар? Трамп нәрсә әйткәндер, әммә аларның Оборона министрлыгыннан, мондый кораллы булу бер-ике еллык эш, дигәннәр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.