+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 сентябрь 2019, 11:07

Президент космодромны вакытында төзеп бетәргә кушты

Владимир Путин Амур өлкәсендә булды: Көнчыгыш космодромының инфраструктурасын һәм ракета комплексларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Владимир Путин космодром объектларын карап чыкты. “Ангара” старт комплексын төзү буенча проектны тормышка ашыру барышы белән танышты.

Русия лидеры Көнчыгыш космодромын төзү графигын сакларга кушты. “Срокларны саклау үтә дә мөһим. Эш күләмле һәм бик җитди. Монда төзеләчәк барлык инфраструктура заманча таләпләргә һәм стандартларга җавап бирергә тиеш”, - диде ул.

Көнчыгыш (Восточный) – Русиядә фәнни, социаль-икътисади һәм коммерция максатындагы космик аппаратларны әзерләү һәм космоска озату өчен тәгаенләнгән беренче “гражданский” космодром.

#ВладимирПутин
Читайте нас: