+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 сентябрь 2019, 09:56

Чималныкы булмаган экспорт күләме 17% артачак

Башкортстан Хөкүмәте 2024 ел нәтиҗәләре буенча чималныкы булмаган экспорт күләмен икеләтә арттыруны күзаллый.

Бу хакта дүшәмбе көнне БР Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сөйләде, дип яза “Интерфакс”.

“Башкортстан экспорт үсеше буенча милли проект чараларын актив тормышка ашыра. Безнең 5 төбәк проекты әзер инде”, - дип сөйләде Мирсаяпов.

Энергетика өлкәсеннән, чималныкы булмаган товарларның экспорт күләме 1,9 миллиард доллардан (2018 ел күрсәткече) 2024 елга 3,8 миллиард долларга кадәр үсәргә тиеш.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: