+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 сентябрь 2019, 10:06

Владимир Путин: "Без максатларга ирешергә ярдәм итәчәкбез"

Русия Президенты Владимир Путин Яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннарында катнашучыларга сәламләү юллады.

Русия Президенты Владимир Путин XII Бөтенрусия яшүсмерләр ачык көрәш сәнгате уеннарында катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде. Бу хакта "Кремлин Ру" басмасы хәбәр итә.

Бөтенрусия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннары агымдагы елның 8-23 сентябрендә Анапада уза.

Владимир Путин форумның югары дәрәҗәдә узачагына, катнашучыларга һәм аларның тренерларына билгеләнгән максатларга ирешүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

"Сезгә уңышлы чыгышлар һәм иң яхшы теләкләр телим", — диелә телеграммада.

#ВладимирПутин
Читайте нас: