+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 сентябрь 2019, 08:54

Кытайга Монголия аша

Владимир Путин «Газпром» компаниясенә Кытайга Монголия аша транзит юл табарга кушты.

РФ Президенты Владимир Путин “Газпром” хуҗасы Алексей Миллерга бу вариантны өйрәнергә кушты. Ил башлыгы аны тормышка ашырырдай эш дип саный.


Бу сөйләшү Путин Монголиягә барып кайтканнан соң бер атна узуга булды.

“Беләм, бу маршрут гади түгел, әмма ләкин алдан уйлап, каралган буенча, тормышка ашмастай эш түгел, Кытай партнерлары да шул яклы”, –диде Путин.

“Бу очракта Иркутск өлкәсе белән Красноярск крае яткылыклары гына түгел, Ямал запаслары да ресурс булачак”,– диде ул.

Димәк, Кытайның Алтай аша барган газ маршруты алыштырылачак.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: