+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь 2019, 09:11

Экстрасенслар Чишмә районында нәрсә ачыклаган?

“Соңгы 24 сәгать” программасы эфирга НТВ телеканалында чыгачак.“ Экстрасенслар алышы” программасы геройлары Чишмә районының Шиңгәккүл авылына быел августта һәлак булган үсмернең әнисе чакыруы буенча килгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Авыл хакимияте вәкилләре әйтүенчә, авылда ике ел эчендә билгесез сәбәпләр аркасында дүрт үсмер үлгән. 2018 елда поезд астына 17 яшьлек кыз эләгә һәм бер үсмер үз-үзенә кул сала.

Агымдагы елда авыл халкын куркытучы хәлләр яңадан кабатлана: билгесез сәбәпләр аркасында 9нчы сыйныф укучысы үзе теләп якты дөньядан китә, берничә көннән аның язмышын яшьтәше кабатлый.

“Үсмер тыныч һәм хезмәт сөючән иде, тулы гаиләдә тәрбияләнде. Кыз авыр тормыш шартларында яшәде: берничә ел элек әнисе вафат булган иде, алар сеңлесе белән калдылар”, — дип сөйли авылдашлары.

Экстрасенслар мәрхүмнәрнең якыннары белән сөйләшкән, зиратта һәм балаларның үле гәүдәләре табылган урында булган.

Могҗизалы сәләткә ия булган кешеләр Чишмә районында ниләр ачыклаганнары әлегә билгеле түгел. “Соңгы 24 сәгать” программасы эфирга быел НТВ телеканалында чыгачак.
Читайте нас: