+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь 2019, 22:51

Нинди автомат кер юу машинасы алырга?

Көнкүреш техникасы дефицит булган заманнар үтте хәзер. Автомат кер юу машиналары хәзер авылда өйләренә су үткән өйдә һәр хужабикәнеке бар.

Беренче тапкыр бу техниканы алырга җыенганнар ниндиләрен сайларга белми. Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр, мөгаен. Иң тәүдә машинаның автоматик блокировкасы бармы- юкмы икәнлегенә игътибар итегез. Әгәр дә мондый җайланма юк икән, өйдәге бәләкәй балалар аны су тутырып эшләп торганда ача алалар.

Йортыгызда урын тар булса, вертикаль кер юу машинасына өстенлек бирегез.

Күп фатирларда суга счетчиклар куелган. Машина кер юганда су күләмен күпме кулланганы белән дә кызыксыныгыз. Су азырак китсә, шул кадәр яхшырак.

Кер сала торган баклар тутыкмый торган тимердән һәм пластиктан эшләнә. Белгечләр фикеренчә, тимер озакка чыдый.

Су температурасын көйләп булган автомат кер юу машинасы яхшырак. Трикотаж керне юу өчен , мәсәлән, бик эссе су ярамый.

Иң төп параметрларның берсе- кернең сыйдырышлыгы. Әгәр дә гаиләгез зур түгел икән, 3,5-4 кг, ҙур гаилә икән 5 килолыгы да кулай.

Барабанның минутына ничә мәртәбә әйләнүенә дә игътибар итегез. Әйләнү тизлеге зур икән, юган әйберләр дә тизрәк тузачак. Алтын уртаклыкны сайлагыз.

Тавыш, энергияне куллану күләмен дә билгеләгән параметрлар бар. Автомат кер юу машинасы сайлаганда танышларыгызның киңәшенә дә колак салырга онытмагыз!

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: