+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь 2019, 09:04

Сораганга җавап бушлай

Эшкуарлар борчыган сорауларга җавап таба.

Русия Президенты Владимир Путин указы белән башланган гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру дәвам итә. Ил җитәкчесе билгеләгән 12 юнәлештәге проектлар арасында “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкны үстерү турында”гысы да бар. Республикада бу юнәлештә күп эшләр башкарыла, алар арасында бушлай күрсәтелүче консультацияләр дә бар.

Шушы көннәрдә Башкортстанның эшкуарлык буенча оешмалар ассоциациясе урта һәм кече бизнесны үстерү буенча бушлай консультация үткәрде. “Социаль эшкуарлык: бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” баш астында үткән бу чараны Социаль тармакны инновацияләү үзәге җитәкчесе Ирина Абрамова алып барды. Ул эшкуарларны борчыган сорауларга җавап бирде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: