+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь 2019, 08:59

Владимир Путин Сбербанк рәисе Герман Греф белән очрашты

Ил Президентына Герман Греф Сбербанкның быел ничек эшләве, банк эшенә нинди яңалыклар кертелүе турында сөйләде.

Аерым игътибар Сбербанкның табигать казасына тарыган төбәкләрдә, мисалга Иркутски өлкәсендә, ничек эшләвенә бирелде. Герман Греф Иркутскида 3 сентябрьдә булган иде. Бүгенге көндә банк анда 163 миллион сумлык 535 кредитны реструктуризацияләгән. Су басудан зыян күргән кешеләрдән бирелгән гаризаларның бер өлеше якын арада каралачак.

Сбербанк башлыгы шулай ук югалган банк карталары, каза күрүчеләргә страховкалар түләү, банк исәбенә Тулун дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеген төзү планы турында сөйләде.

Герман Греф хәбәр итүенчә, Сбербанк 2009нчы елда бюджетка 59 миллиард сум түләгән булса, 2019 елда исә федераль бюджетка 502 миллиард сум салым һәм дивидендлар түләячәк.

Кризис күренешләре азаеп, капиталның үсә башлавы да күзәтелә икән.

#ВладимирПутин
Читайте нас: