+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 сентябрь 2019, 09:53

Балалар хәвефсезлеген бергәләп кайгыртыйк

Хөкүмәт рәисе урынбасары Максим Акимов Эчке эшләр һәм Мәгариф министрлыкларына мәктәпләрдә юл йөрү хәвефсезлеге дәресләрен арттырырга һәм төрләндерергә күрсәтмә бирде.

Бу “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында эшләнеләчәк. Моның өчен дәүләт белем бирү стандартларына өстәмәләр кертелә. “Автодело” һәм “Технология” предметларында юлларда хәвефсез йөрүгә багышланган “Хәвефсезлек минутлары” үткәрергә кушыла. Документта юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучыларның белемен күтәрү дә күз уңында тотыла. Русия Автостраховкалаучылар союзына Эчке эшләр һәм Мәдәният министрлыгына юл хәвефсезлеге буенча социаль рекламалар эшләп, аларны кинотеатрларда, нәфис фильм башланыр алдыннан күрсәтүне җайга салырга кушылды.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: