+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 сентябрь 2019, 08:05

Краснокамада эшкуарлар мәсьәләләре даими күз уңында

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республикада киң колач белән башкарыла.

Краснокама районында һәр пәнҗешәмбедә "Кече һәм урта эшкуарлык" юнәлеше буенча "эшкуарлык сәгате" үтә. Күптән түгел әлеге чара кысаларында бизнес өчен җир бүлү мәсьәләләре каралды. Фикер алышуда хакимият башлыгы урынбасарлары, Куян авылы биләмәсе башлыгы, районның эшкуарлар советы рәисе һәм башкалар катнашты.

"Эшкуарлык сәгате"ндә узган атнада куелган бурычларның үтәлеше дә тикшерелде. Үз эшен ачучыларны борчыган мәсьәләләр, әлеге өлкәдә булган яңалыклар шушы чарада күтәрелде.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: