+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 сентябрь 2019, 09:13

Русия Президенты Хабиб Нурмагомедов белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин, Дагестаннан кайтышлый UFC-ның дөнья чемпионы Хабиб Нурмагомедов һәм аның әтисе белән очрашты.

Ил җитәкчесе әтисенең кулын кысып, көчле ул үстергәне өчен мактап телгә алды. Шулай ук Хабибны да зур җиңүе белән котлап, аңа уңышлар теләде.

Яңарак Хабиб Нурмагомедов донья чемпионы титулы өчен Америка спортчысы Дастин Порьены өченче раундта буып, билбавын саклап калган иде.

30 яшьлек Хабиб үз карьерасында 28 алыш үткәреп, барысында да җиңүче булган.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: