-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 сентябрь 2019, 08:46

Тик утыруның муенга зыяны

Кеше организмы озак утырып эшләүгә яраклашмаган. Әмма бүген күпләр эш өстәле артында сәгатьләр буена утырып эшләр­гә мәжбүр. Бу эшнең орга­низмга зыянын мөмкин кадәр киметү өчен кайсы бер ки­ңәшләргә колак салыйк.

Компьютерга текәлеп утырганда да, креслога утырып, башны артка ташлаганда да, я булмаса, йоклаганда башың уңайсыз ятса да… Муен авыртуына күбрәк хатын-кыз зарлана. Аларның күбесе өстәл артында утырып эшли, я булмаса, өй эшләре белән булганда да еш кына өстәлгә иелеп эш итә. Нәтиҗәдә җилкә мускуллары тартыла һәм авырту барлыкка килә.


Озак уңайсыз хәлдә утыру нәтиҗәсендә мускуллар кысылудан барлыкка килгән авыртуны басу өчен шул урынга тастымалга я тукымага урап боз басырга киңәш ителә. Кагыйдә буларак, 15 минуттан соң авырту үтә. Әммә салкын әйбер бар кешегә дә килешмәве бар. Кайсы берәүләргә, киресенчә, җылы ярдәм итә. Шуңа күрә җылы душ астында торырга мөмкин. Я булмаса, җилкәгә мамык тукыма аша җылытылган тоз я ком басырга. Әмма аны 15 минуттан артык тотырга ярамый.


Мускулларның аруын махсус күнегүләр ярдәмендә бетерергә мөмкин. Аны өйдә генә түгел, эштә дә ясап була.

Туры гына итеп басырга һәм башны күтәрергә. Ипләп кенә башны күпме бора аласыз, шул кадәр сул якка борырга. Шуннан кире элекке хәлгә кайтырга. Шул рәвешле күнегүне уң якка кабатларга. Аннары башны әкрен генә аска иеп, аяк астына карарга. Соңыннан башны артка ташлап, карашны түбәгә күчерергә. Һәр күнегүне эшләгәндә муенны мөмкин кадәр сузарга кирәк. Бу күнегүләрне көненә берничә тапкыр кабатларга киңәш ителә.


Хатын-кызлар,гадәттә, муен авыртуы биек үкчәле аяк киеме киюгә бәйле булу ихтималлыгын күз алдына да китерми. Юкка гына! Кем көн саен биек үкчәле туфлида йөрергә ярата, аларның бераздан умыртка сөяге кыйшая башлый. Нәтиҗәдә муен ничектер алга чыгып торган сыман була. Шунлыктан табиблар, биек үкчәле туфлиларны бәйрәмнәрдә генә киергә киңәш итә, ә көндәлек аяк киеме уңайлы булырга тиеш.


Җилкә авыртуының тагын бер сәбәбе – җилкәгә сумка асып йөрергә ярату. Бу да муен һәм арка мускулларында көч килү уята. Шуңа күрә авыр әйберне рюкзакка салып, асып йөрергә киңәш ителә.


Әммә муен өчен иң куркынычы – башны дөрес тотмау. Күпләр телевизор я компьютер артында утыганда муенын суза биреп, башын алга иергә гадәтләнгән. Телевизор караганда, китап укыганда башны артка ташлап, нигәдер терәп утырырга кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, муен катмасын өчен вакыты-вакыты белән күчеп, уңайлы итеп утырырга киңәш ителә.


Компьютер артында эшләгәндә, күзләргә һәм муенга авырту төшмәсен өчен техниканы дөрес итеп ураштыру мөһим. Монитор күз күләмендә булырга тиеш. Ә менә ноутбук белән караватта я диванда ятып эшләү бөтенләй дөрес түгел. Шулай ук күп кенә хатын-кыз өйдә эш белән булганда, телефонны җилкә белән колакка кысып сөйләшергә гадәтләнгән. Бу, бердән, уңайсыз, икенчедән, муенга да зыянлы.



Гомүмән, муенны һәрчак карарга кирәк, чөнки тап аның аша баш миенә кан тамырлары, нервы үтә. Аларның кысылуы баш авыртуына һәм башка авыруларга китерүе ихтимал.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: