+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 сентябрь 2019, 19:41

Якташыбыз Нурия Ирсаевага «Уфа шәһәренең Почетлы гражданы» дигән югары исем бирелгән

Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы Советы карары белән күренекле совет актрисасы, Башкортстанның атказанган һәм халык, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Нурия Исхак кызы Ирсаевага «Уфа шәһәренең Почетлы гражданы» дигән югары исем бирелгән.

Без тамашачыларыбыз яраткан актрисаны, гүзәл хатын-кыз Нурия Ирсаеваны шушы истәлекле исем алуы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә башкалабызның якты йолдызы булып яшәвен телибез.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: