+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 сентябрь 2019, 22:05

Айдар Хәлим: Бәхет килә гел тукмак күтәреп, Элек кайгы йөргән сукмактан...

Кояш берәү. Тик көннәре төрле. Кабатланмый һичбер мизгелдә.

ИСТӘЛЕКЛӘРДӘН

Кәркәле-тауның кыйгач түбәсенә

Менсәм, кинәт калам хәйранга:

Кичә туң таш бүген Наполеонның

Маршал йолдызына әйләнгән.

Табигатьнең ихтыяры чиксез:

Тауга менгән кәҗә сукмагы

Күренә гүя чыбыркы очының

Очып барган кургаш чакмагы.

Ул уч төбе кадәр генә кечкәй,

Әмма малга яный куркыныч.

Сыртка төшкән саен сызландыра,

Сызландырган саен ил тыныч.


Көтү чыбыркысы үтә гамьле.

Шартламыйча торса – оета.

Сыртка төшми торса, өшетә дә,

Сыртка төшү белән җылыта.

Сабыйлыгымда мин көтү көттем,

Алпавыт булсам да тумактан.

Бәхет килә гел тукмак күтәреп,

Элек кайгы йөргән сукмактан.


ХАК ИКӘН

Әткәй утка кергән фронт юлы

Юксынудан гына ак икән.

Ятимнәрдән ургып чыккан моңның

Мәңге пакь буласы хак икән.

Салкын чишмәм чөрләп агып ята,

Очкын чәчри шарламасыннан.

Безгә матур тойгы үзе килә,

Хак коткара аламасыннан.


САФ КҮҢЕЛЛЕЛЕК ҺӘМ КЕРЛЕЛЕК

Кояш берәү. Тик көннәре төрле.

Кабатланмый һичбер мизгелдә.

Шул төрлелек бәрәкәт китерә,

Күңелең була икән изгедә.

Бу милектә гасырларны кичеп,

Акланмыйча янган яшь тә бар.

Ашалмас аш сыман, төзелештән

Читтә ятып үлгән таш та бар.

Бу милектә саф алтын да очрый,

Кемдер коя аннан авызлык.

Алтын авызлыктан сайрап чыга

Кеше котын алган явызлык.

Кояш барысын күрә. Киңәшергә

Тиңдәш булмаганга үзара,

Безнең өчен ояла да, шуңа

Иртә-кич кызарып кызара,

Аптырагач, көнне төрле итеп

Кешегә күрсәтә тамаша:

Кеше аңа туры карый алмый,

Карар иде – күзе камаша.

...Кешеләрне затлар итеп раслый

Шул ук көннәр сыман төрлелек.

Тик аларны аера бер генә чик:

Саф күңеллелек һәм керлелек.
Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: