+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 сентябрь 2019, 21:30

Көзге турпоход

Көзнең ямьле, кояшлы,җылы көнендә Кыргыз-Миякә авылының 1 санлы урта мәктәбе укучылары көзге турпоходка бардылар.

Укучылар иртән мәктәпкә җыелдылар. Класс җитәкчеләре аларга аңлату эшләре үткәрде. Аннары укучылар бергәләшеп урман акланына юлланды. Алдан ук һәр сыйныф үзләренә ял итү урыны билгеләп куйган иде. Турпоход программасы бик бай булды. Анда интеллектуаль викторина,күңелле старт һәм, ниһаять,көтеп алган төшке аш. Учакта пешерелгән аш, бәрәңге үзенчә тәмле иде. Балалар үзләре өйләреннән алып килгән тәм-томнар да күңелләренә хуш килде. Укучылар уйнадылар,ярыштылар, бергәләшеп фотога төштеләр. Көзге турпоход аларга бик ошады. Балалар азрак арысалар да, бик канәгать булып өйләренә кайттылар.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: