+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 сентябрь 2019, 16:30

Стәрлетамакта Икмәк фестивале узды

Тәмле һәм чагу бәйрәм "Салават" кинотеатры алдында булды. Төрле милләтле халкыбызның икмәк тарихын күрсәткән бәйрәм мондый күләмдә беренче тапкыр оештырылды һәм Русия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен грантына үткәрелде.

Бәйрәмдә төрле бәлеш, коймактан авыз итәргә, сатып алырга мөмкин булды. Икмәк пешерү дәресләре, күргәзмәләре, этноихаталар, фото зоналар барысының да игътибарында булды. Шәһәр һәм районның, күрше Федоровканың ижади коллективлары - барлыгы 900гә якын артист - җыр-моң өләште.

Азактан барысы ла шат кәеф белән таралышты. Шулай итеп шәһәр хакимияте һәм Стәрлетамак икмәк комбинаты халык өчен кояшлы, тәмле, шатлыклы бәйрәм үткәрә алды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: