+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 09:43

Җинаятьләрнең төшүе теркәлгән

Башкортстанда экстремистик характердагы җинаятьләрнең төшүе теркәлгән. Шулай булуга карамастан төбәктә яшәүче кешеләр ел саен терроризм белән бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

Бу хакта заманча җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә Республиканың Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, Русия Федерациясенең Хәрби фәннәр академиясе корреспонденты Марат Мәрданов белдерде.

Русиянең Генераль прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда өч ел эчендә экстремистик характердагы җинаятьләрнең төшүе теркәлгән: 2016 елда 18 җинаять, 2017 елда - 17, үткән елда - 12.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның докладларында тәкъдим ителгән тикшеренү эшләре нәтиҗәләре, традиция буенча, фәнни хезмәтләр җыентыгында чагылыш табачак. Чара Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан хәзерләнгән "Без терроризмга каршы!" флешмобы белән тәмамланды.

Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: