+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 10:06

Владимир Путин Биньямин Нетаньяху белән очрашты

Сочида үткән очрашуда Биньямин Нетаньяху Владимир Путинны гыйнварда Израильгә чакырды.

Владимир Путин ике ил арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләде. «Израильдә элекке Советлар Союзыннан чыккан 1,5 миллионнан артык кеше яши. Без аларны үзебезнең ватандашларыбыз дип саныйбыз», – диде Русия Президенты.

Биньямин Нетаньяху да аның сүзләрен куәтләде. Һәм Владимир Путинны гыйнварда Израильгә чакырды. Анда Освенцим концлагерен азат итүнең 75 еллыгы һәм Холокост көне билгеләп үтеләчәк, Ленинград блокадасы геройларына һәйкәл куелачак. Ул Израильнең русия халкы һәм армиясе фашист Германиясен җиңүгә керткән өлешен онытмаячагын ассызыклады.

Владимир Путин чакыруны кабул итүен белдерде.

Сүз удаеннан, 17 сентябрьдә Израильдә мөһим сәяси вакыйга – кнессетка сайлаулар көтелә.


#ВладимирПутин
Читайте нас: