+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 сентябрь 2019, 09:35

Путинның Әнкарадагы сөйләшүләре

Әнкарада Сүрия мәсьәләре буенча зур сөйләшүләр үтте.

Аның эшендә Русия президенты Владимир Путин, Хәсән Роухани һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашты. Илләр җитәкчеләре әлеге гарәп республикасындагы хәл-вакыйгаларны тарихи көйләү, качакларга ярдәм күрсәтү һәм инфраструктураны тергезү мәсьәләләрен тикшерде.


Русия президенты Владимир Путин шулай ук икеяклы сөйләшүләрдә дә катнашты. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шушы көннәрдә Русия Оборона министрлыгы Төркиягә С-400 “Триумф” системасын озатуның икенче этабын тәмамлады. АКШның басым ясавына карамастан, бәясе 2,5 млрд. доллар торган контрактка кул куелган иде.


В.Путин Иран президенты Хәсән Роухани белән Иран атом-төш программасы буенча килешү хәлләрен тикшерделәр.


#ВладимирПутин
Читайте нас: