+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 сентябрь 2019, 14:47

"Сәхибҗамал"лар киңәш корды

Башкортстанда актив эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар байтак. "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы ‒ шуларның берсе. Яңарак аның иң актив әгъзалары "Халыклар дуслыгы йорты"нда киңәшмәгә җыелды. Татар хатын-кызлары алдагы елга нинди планнар кора соң?

2001нче елда нигез салынган оешма үзенең активлыгы белән аерылып тора, елдан-ел әгъзалары да арта, башкарган эшләре дә күбәя. "Сәхибҗамал" үз тирәсенә зыялы, милли җанлы гүзәл затларны туплый алды. "Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере" проекты, иҗат әһелләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, дини һәм мәдәни чаралар, осталык дәресләре — бу чараларның һәркайсы ханым-туташларга гына хас җылылык, хислелек белән башкарып чыгыла.

12 сентябрьдә үткән утырышта оешма рәисе Флүсә Сөләйман кызы Назаргулова җәен башкарылган эшләргә хисап тотты. Мисалга, июль азагында Уфаның "Ихлас" мәчете белән берлектә "Сәхибҗамал"лар Миякә районының Туксанбай авылы янындагы Акмулла чишмәсендә өмә үткәргән. Гомумән, һәркем үзенең туган төбәгендә үткән чараларда катнашырга тырышкан, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, киемнәрне саклауга өлеш керткән.

"Сәхибҗамал" кызлары көзен үтәчәк чаралар турында да фикер алышты. Мәсәлән, 3 октябрьдә алар "Тулпар" журналы һәм "Нур" театры оештырган "Илһамлы мизгел" әдәби конкурсының йомгаклау тантанасын үткәрүдә ярдәм итәргә сүз куешты.

Шулай ук республиканың 100 еллыгына, "Театр елы"на багышланган очрашулар, китап туйлары (Лилия Сәгыйдуллина, Рафига Усманова, Земфира Муллагалиева һ. б.), юбилейлар көтелә.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: