+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 сентябрь 2019, 12:40

Табигатькә гашыйк ул

Фәния Сөләйманованы мин күптәннән беләм. Ул ачык йөзле, кешеләр белән ихлас аралашырга яратучы апа.

Аның тагын да бер уңай сыйфатын әле күптән түгел генә белдем. Безгә бергәлешеп урманга мәтрүшкә җыярга барырга туры килде. Бирегә барып җитү белән Фәния апаның һәр үсемлеккә сокланып, яратып каравы мирне бераз гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Ул һәр үләннең шифалы сыйфаты турында сөйләде: менә монысы сары мәрүшкә, монысы кызыл кревер.... Аларны шул вакытта җыеп аласың, шулай итеп кулланасың.

Әйе, кеше табигать белән гармониядә яшәргә тиеш. Фәния апа кебек игътибарлы, олы җанлы, үсемлекләргә, чәчәкләргә гашыйк кешеләр яши безнең Миякә җирендә.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: