+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 сентябрь 2019, 10:06

Владимир Путин төрмәдә утырган 3 кешене ярлыкады

Русия Президенты Владимир Путин хөкемгә тарттырылган өч кешене төрмәдән вакытыннан алда чыгарыу карарын белдергән.

Аларның берсе – биш бала әнисе Наталья Сапоцкая. Наркотиклар таратуда гаепләнгән хатынның төрмә срогы 3,5 елга кыскартылган, ул 2021 елның февралендә иреккә чыгачак.


Икенче хатын Оксана Ивасюк үзенә карата көч кулланган ирен үтерүдә гаепләнә. Хезмәт ветераны, 81 яшьлек Алексей Давыдов, бәхәсләшкәндә кызып китеп, кешегә пычак белән ташланганы өчен хөкем ителгән, гаебен тулысынча таныган, китерелгән матди зыянны каплаган.


Президент, гуманлылык принципларына таянып, шундый карарга килгән.
Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: