+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 сентябрь 2019, 08:38

Ерак Көнчыгышны су басу фаҗигасе игътибар үзәгендә кала

Су тулысынча китеп бетмәү сәбәпле, дистәләрчә шәһәрләр һәм йөзләрчә йортлар әле һаман су астында кала.

Президент Владимир Путин Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис үзәгендә Ерак Көнчыгыштагы су басу фаҗигаләренә багышланган киңәшмә уздырды. Анда Амур һәм Еврей автоном өлкәсе, Приморье, Хабарау крайлары башлыклары да катнашты. Элемтә аша элек су баскан Забайкалье һәм Бурятия җитәкчеләре дә сөйләшүдә катнашты. Владимир Путин сүзләренчә, су басулар артта калган. Авыллар һәм йортлардан су чигенә бара. 2013 елдагы су басудагы тәҗрибә ярдәмендә трагедияләргә юл куелмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис ситуацияләрдә идарә итү үзәге нәтиҗәле эшләгән. Президент сүзләренчә, су тулысынча китеп бетмәү сәбәпле, дистәләрчә шәһәрләр һәм йөзләрчә йортлар әле һаман су астында кала. Владимир Путин казадан зыян күрүче һәркемгә ярдәм күрсәтелергә тиешлеген билгеләде. Бюрократия һәм формализм белән шөгыльләнмәскә кушты. Владимир Путин йортларын калдырып китүчеләрне торак белән тәэмин итү һәм өлкән яшьтәге, караучысыз һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым мөнәсәбәт булырга тиешлеген дә билгеләде.

Президент юл, энергетика, транспорт, коммуналь хезмәтләрнең эшчәнлеген яхшырту таләбен, сәламәтлек саклау тармагының да сыйфатын үстерү бурычларын куйды.


#ВладимирПутин

Читайте нас: