+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 сентябрь 2019, 16:58

Инагурация конкрет һәм эшлекле булачак

19 сентябрьдә Радий Хәбиров ант бирәчәк һәм рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешәчәк.

Тантана Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында узачак. Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев сүзләренә караганда, чарада катнашучыларның күп булуы көтелми.«Чара эш шартларында планлаштырыла, башка төбәкләрдән күпләп кунаклар чакыру, кабул итүләр, концертлар көтелми. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең катнашуы планлаштырылган.Бик аз чыгышлар һәм аныклык. Бу республика җитәкчесенең эшлекле кәефенә туры килә", - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин.

Ул, шулай ук, төбәк җитәкчесенең үз вазыйфасына керешүе Хөкүмәтнең вәкаләтләреннән бушатылуын аңлата, дип ачыклык кертте.

"Башлыкка аны яңадан формалаштырырга кирәк булачак. Республиканың алдагы биш елда үсеше төп вазыйфаларга нинди кешеләр килүенә бәйле булачак», — дип билгеләп үтте Константин Толкачев.

Инаугурация тантанасыннан соң Радий Хәбиров 2024 елга кадәр Башкортстанны үстерү планнары һәм конкрет адымнар турында мөһим документ укыячак.
Читайте нас: