+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 сентябрь 2019, 08:56

Владимир Путин театрга яңа статус бирде

Русия Президенты Владимир Путин яңа Указга кул куйды.

Документ Волков исемендәге Ярославль дәүләт драма театрына аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объекты статусын бирүгә кагыла. Волков исемендәге театрда тамашачыларга сәхнә арты серләрен ачырга ниятлиләр. Июнь аенда дәүләт башлыгы шундый күрсәтмә биргән иде. Хәзер Мәдәниәт министрлыгы театрны Русиянең аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектларының җыелма исемлегенә кертергә, ә Хөкүмәт аның эшенең хокукый, финанс һәм матди шартларын тәэмин итергә тиеш.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: