+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 сентябрь 2019, 08:46

Ипләп йөр...

Башкортстан территориясе аша үтүче федераль трассаларда фото һәм видеотеркәүче корамаллар урнаштыру азагына якынлаша. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп барачак. Бу яңалыклар Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә куелучы "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, элеге көндә республикада 162 шундый комлекс урнаштырылган. Шунысы кызыклы: алар урнаштырылган участокларда аварияләр юк диярлек. Димәк, фото һәм видеотеркәү ысулы яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Шул рәвешчә, быел җәй М5 һәм М7 федераль трассаларында 57 яңа комплекс эшли башлады. Проект федераль бюджеттан финанслана.

Республика әһәмиятендәге юлларда да фото һәм видеотеркәүче корамаллар артачак. Гомумән, тиздән 232 җайланма урнаштырылыр дип көтелә.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: