+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 сентябрь 2019, 10:58

Мөгезле бабай

Һиндстанның Сагар каласында яшәүче Шьям Лал Ядав исемле бер кеше башыннан 10,1 сантиметр зурлыгындагы мөгезне хирургик юл белән алганнар.

Мөгез 74 яшьлек фермерда башы бәрелгәннән соң үсә башлый. Ядав ничек итеп җәрәхәт алгандыр, ул турыда хәбәр ителми. Башта бабакай башында үскән шешкә игътибар итми. Әмма әлеге катлам тыгызланып үсә башлагач, бабай аны үзе кисеп ташларга тырыша. Тик мөгез бирешми, барыбер үсүен дәвам итә. Ахыр чиктә, баш киеме астында яшереп булмый башлагач, индус дәваханәгә мөрәҗәгать итә.


Медицина белгечләре бабайның башында чынлап та мөгез үсүен раслый. Мөгез кеше тырнагы һәм чәче сыман кератиннан тора ди. Нейрохирурглар шешне кисеп алуын алганнар, әмма аның яңадан үсеп чыгуы мөмкин дип шикләнәләр. Табиблар чирнең үтә дә сирәк очравын билгелиләр. “Иблис мөгезе” үсүенең сәбәпләренең берсе итеп кояш нурлары тәэсирен атыйлар.

Читайте нас: