Мәсәлән, 2024 елга республика халкының саны 4 миллион 100 меңнән дә ким булырга тиеш түгел. Моннан тыш, якын вакыт эчендә 50ләп балалар бакчасы һәм 60лап мәктәп төзеләчәк һәм ремонтланачак. Бу җитди күрсәткеч, алда халыкның яшәү сыйфатын яхшырту буенча күләмле эшләр тора. Әлеге эшләрнең шактый өлеше милли проектларны тормышка ашыру кысаларында башкарылачак”.