+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 сентябрь 2019, 10:56

Юл йөрү терминаллары барлык автобусларда да эшлиме?

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җәмәгать транспортында юл бәясен түләү терминаллары эшен тикшерергә йөкләмә бирде. Чөнки барлык шәхси ташучылар да автобуслардагы яңа түләү системасына күчмәгән.

Бүгенге көндә республикада 125 мең “Алга” карталары һәм 250 мобиль кушымталы мәктәп укучылары карталары сатылган. Алар ярдәмендә 12 миллион поездка йөрелгән, бу исәпкә шәхси ташучылар автобусларында йөрүләр дә керә. Пассажирлар йөрүләренең шактый өлеше “Башавтотранс” предприятиесенә туры килә. Аның маршрутларында бер сәгать эчендә 1 поездкага гына түли торган тариф эшли.


Республика Башлыгы Хакимиятенең беренче урынбасары Ринат Бәширов әйтүенчә, әле Башкортстанда транспорт карталарын сату һәм аларны тулыландыру (картага акча салу) нокталары үсеш ала. Ә инде башкортстанлыларның күп өлеше картага акчаны онлайн рәвештә сала.

Читайте нас: