Салым түләмичә фатир сату срогының биш елдан өч елга кадәр киметелүе күпләргә тизрәк торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Әлеге вакытта бүлмәне яки йортны салым түләми сату өчен биш ел көтәргә кирәк. Мәсәлән, яшь гаиләгә бәләкәй толак майданын саткан акчага зуррак фатир алу өчен ярыйсы гына салым түләргә туры килә. Иске фатирыгызны 4,5 миллионга саткан хәлдә бюджетка шушы хакның 13 процентын түләргә туры киләчәк. Ә бу ярты миллион сумнан артык акча дигән сүз.
Экспертлар әйтүенчә, яңа норманың кертелүе дөрөс, русиялеләр бит бердәнбер торакларын баю өчен сатмый. Максат бер – торак шартларын ничек тә булса яхшырту.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.