+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 сентябрь 2019, 11:50

Фольклориадага әзерлек бара

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре нигезендәге чаралар дәвам итә.Кичә В.Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортында 2020 елгы зур мәдәни вакыйга – Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек барышы тикшерелде.

“Түгәрәк өстәл”не сәламләү чыгышы белән Русиянең матди булмаган мәдәни мирасны саклау комитеты рәисе, CIOFF® Русия милли секциясе президенты Тамара Пуртова ачты. Ул Башкортстан делегациясен Мәскәүдәге истәлекле вакыйга белән котлады, төбәккә чәчкә атуны теләде.

– 2020 елда безнең CIOFF® оешмасы да 50 еллыгын билгеләячәк. Минемчә, бу вакыйга катнашучыларны һәм кунакларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк. Республика өчен дә, Русия өчен дә бу зур әһәмияткә ия. Киләсе ел зур фольклор форумын югары дәрәҗәдә үткәрербез, дип ышанам, – диде ул.

Утырышта фестивальне ачу һәм ябу тантаналары планы, мәдәни программа буенча тәкъдимнәр тикшерелде. VI Бөтендөнья Фольклориадасына әзерләнү һәм аны үткәрү дирекциясе җитәкчесе урынбасары Артур Әлибәков дирекциянең эшчәнлеге турында сөйләде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: