Йомыркада организмга бик тә кирәкле омега 3 май кислотасы һәм аксым бар. Ул шунда ук хәл кертеп җибәрә.
Солы боткасы – катлаулы углеводлар чыганагы. Тиз таркалучы углеводлардан аермалы буларак, мондыйлары энергияне озаграк бирә.
Авокадада туендырылмаган майлар күп. Андый майлар шулай ук энергия чыганагы һәм алар йөрәк өчен дә файдалы. Көрпәле оннан пешерелгән ипине тостерда киптереп, өстенә авокадо куйсагыз – менә дигән иртәнге аш була.
Цитруслыларның исе генә дә энергия бирә дип санала. Көнегезне лимон салынган бер стакан су белән башлап карагыз.
Иртәнге ашка бик шәп өстәмә. Дарчинны (корица) солы боткасына сибәргә яки кофега кушарга була. Ул кандагы шикәрне йөгәнләргә булыша.
Май, аксым, углеводлар – чикләвек боларның барысына да бай. Кечкенә генә бер уч мөшкет (миндаль) чикләвеге яисә бер кашык арахис пастасы – энергия запасыгыз шактыйга җитәчәк. Римма Шамуратова хәзерләде.