+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 сентябрь 2019, 10:09

Һәр йортка - гәзит!

"Октябрь" гәзите редакциясе әлеге подписка компаниясе чорында түбәндәге акцияләрне игълан итә:

"Олы яшьтәгеләр көненә бүләк". Ул олы яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү максатында үтә. Укучыларыбызны һәм эшкуарларны спонсор булырга һәм подписка рәсмиләштереп абонементны әти-әниләренә һәм үз предприятиеләрендәге пенсионерларга бүләк итәргә чакырабыз. Актив катнашучылар бер котлауга һәм юллап бирелгән игъланга 50% ташламага ия була ала.


Киләсе акция "Әти-әниең өчен гәзиткә языл һәм аларны гәзит аша бушлай котла" (билгеләнгән сүз саны белән. Әгәр сүз саны күбрәк булса - өстәп түләп).


"Подписчиклар өчен - физик шәхесләргә" акциясендә исә игъланнар һәм котлаулар биргәндә язылу квитанциясен күрсәткәндә редакция тарафынан 15% ташлама ясалачак.


"Корпоратив подписчиклар өчен" акциясендә әгәр подпискага коллективның 50% һәм аннан да күбрәге җәлеп ителсә, редакция предприятиенең эшчәнлеге турында мәгълүмати мәкаләләр, юбилярлары, хезмәткәрләре турында язуны күзаллый.


Почта аша 6 айга язылу хакы - 707 сум 34 тиен, бер елга - 1274 сум 33 тиен. Альтернатив подписка (редакциядән килеп алырга) 6 айга - 468 сум, бер елга - 795 сум. Альтернатив подписка (район үзәгенең оешма, учреждение һәм предприятиеләренә илтеп биргәндә) 6 айга - 568 сум, бер елга - 895 сум.


Реклама.


Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: