+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 сентябрь 2019, 11:34

Сарымсак белән салатлар

Көз… Өстәлләр табигать биргән нигъмәтләрдән сыгылып тора. Алардан мең төрле тәмле-тәмле аш-су төрләрен әзерләп була. Бүген без сезне сарымсактан салатлар ясарга өйрәтербез.

250 грамм сырны кыргыч аша үткәреп, 2 тырнак сарымсак изеп кушыгыз һәм аз калорияле майонез салып болгатыгыз. Шулай ук салатка уылган йомырка сарысы кушарга да була. Аны икмәк яки помидор телеменә ягып бирсәң, балалар да бик яратып ашый.

* * *

Әстерхан чикләвеген ваклап, сарымсак һәм тоз белән катыштырып изәләр. Йомшартылган ак майны эремчек белән кушалар. Эремчекне, чикләвекне һәм сарымсакны бергә болгатып, өстенә кара борыч сибәләр. Салат өсте вакланган петрушка белән бизәлә.


* * *

БУ САЛАТ ӨЧЕН «САЙРА» КОНСЕРВАСЫ, 1 ПЕШКӘН КИШЕР, САРЫМСАК, 100 ГРАММ СЫР ТӘМЛЕ БӘРӘҢГЕ ЧИПСЫСЫ ҺӘМ МАЙОНЕЗ КИРӘК!

Консервланган балыкны чәнечке белән әйбәтләп изеп, өстенә майонез салыгыз. Пешкән кишерне кыргычта уып, изелгән сарымсак белән ботагыз һәм, тоз сибеп, балык өстенә салыгыз. Янә майонез өстәгез. Чипсыны (сыр тәме килгән) уып, салат өстенә сибәргә кирәк.


* * *

БУ САЛАТ ӨЧЕН 200 ГРАММ ЫСЛАНГАН КОЛБАСА, 2 ПЕШКӘН ЧӨГЕНДЕР, 2 ТЫРНАК САРЫМСАК, 2 КИШЕР, 2 ПЕШКӘН ЙОМЫРКА, МАЙОНЕЗ КИРӘК.

Колбасаны токмачлап турап, чөгендерне чистартып, эре угычтан үткәрегез , сарымсакны изеп, кишерне кырыгыз. Салатны кат-катлап салу кирәк: башта колбаса, аннары сарымсак, чөгендер һәм кишер. Майонез салып, өстен вакланган йомырка белән бизисең.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: